Баулы Сабан туе мәйданы территориясендә 8 июньдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «БлагоДарение» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов балалар өчен оештырган матур мәйданчык эшләде.
Сабан туеның яшь кунакларына биредә шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк иттеләр. Матур костюмнарда аниматорлар сабын тамашасы оештырдылар, төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.
Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, татлы бүләкләргә аеруча шатландылар. Уен зонасы балаларның гына түгел, әти-әниләренең дә күңеленә хуш килде.