Хөрмәтле җитәкчеләр!
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе (РОР) «Ел җитәкчесе-2019» конкурсын оештыруга кереште.
Конкурста 2019 елда югары эш нәтиҗәләрен тәэмин итүче Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре (генераль директорлар, директорлар советы рәисләре һәм башкалар) катнаша ала. Конкурста катнашучыларның кандидатураларын 2019 елның 10 октябренә кадәр түбәндәге электрон адреска да тәкъдим итәргә кирәк: Elena.Tolokonnikova@tatar.ru
Конкурста катнашучыга түбәндәге документларны тапшырырга кирәк, аларның формалары Фондның рәсми сайтында (www.rgrt.ru) "Документлар" бүлегенда урнаштырылган:
- конкурста катнашучы турында белешмә;
- конкурста катнашучы җитәкли торган оешма турында мәгълүмат (оешу вакыты, эшчәнлек төрләре һәм чыгарыла торган продукция), җитәкче катнаша торган номинация (күләме 1 биттән артмаска тиеш);
- предприятие эшчәнлеге күрсәткечләре;
- конкурста катнашучыны конкрет номинация буенча конкурска тәкъдим итүнең кыскача нигезләмәсе (0,5 биттән артмаска тиеш).
Конкурста катнашу өчен предприятиедә (оешмада) хезмәт хакы түләү буенча бурычлар булмау; салымнар, җыемнар, иминият взнослары буенча бурычлар булмау; шулай ук үлем белән тәмамланган җәрәхәтләнү очраклары булмау, авыр нәтиҗәләргә ирешкән һәм төркемле бәхетсезлек очраклары булмау мәҗбүри шарт булып тора.