Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында 11 июньдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт адресы буенча , хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, ата-аналар алимент түләүдән баш тарту мәсьәләсе буенча гаиләләр кабул ителәчәк.
Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 йорт) 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр уздырыла.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (85569) 5-50-30