Туңдырманың сыйфатлы булу-булмавын тикшерү өчен, Роскачество белгечләре иң элек аның исеменә игътибар итәргә кирәк, диләр.
Үсемлек майлары кушылган туңдырмага “үсемлек майлы-атланмайлы туңдырма” яки "үсемлек майлы туңдырма“ дип язылырга тиеш, - дип билгеләп үтә белгечләр.
Порция авырлыгы граммнарда күрсәтелергә тиеш.
Әгәр дә продукт өслегендә боз кристалликлары бар икән, бу берничә тапкыр катыру билгесе, димәк продуктның тәме бозылган.
Роскачество стандартлары нигезендә, идеаль пломбир татлы, тыгыз, кремсыман консистенцияле, бертөрле структуралы булырга тиеш.