19-21 июльдә Киров өлкәсе Бәшәр авылы янында Быстрица елгасы буенда “Гринландия” XXVII Бөтенроссия авторлык җыры фестивале узачак.
“Гринландия” фестивале инде күп еллар Россиядә иң зур музыкаль форумнарның берсе булып тора. Патриотизм, Ватанга һәм гаиләгә мәхәббәт темалары чараны оештыручылар һәм кунаклар өчен төп тема булып тора. Ел саен Башароводагы фестиваль алдыннан шагыйрьләргә, композиторларга һәм башкаручыларга үзләренең иҗади потенциалын ачарга ярдәм итә торган Бөтенроссия җыр һәм шигырьләр бәйгесе уздырыла. Быел читтән торып уздырылган конкурс «Я люблю тебя, жизнь...» девизы астында узды. Россиянең легендар җырчысы Иосиф Кобзон җырыннан әлеге юл конкурсның темасы итеп сайлануы очраклы түгел. 2018 елда «Гринландия» фестиваленә Иосиф Давыдович Кобзон исеме бирелде. Соңгы 10 ел дәвамында Иосиф Давыдович «Гринландия» оештыру комитеты рәистәше булды, читтән торып конкурс жюриын җитәкләде, ике тапкыр «Гринландия»да чыгыш ясады.
Тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында: www.grinlandia.ru. Электрон адрес: grinlandia-kirov@mail.ru.
Нигезләмә: /file/File/Polozhenie o Grinlandii 2019.pdf
Фестиваль аланында урнашу өчен заявка: /file/File/Prilozheniya Zayavki.doc