Гражданнарга психологик ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

6 июньдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка мәсьәләләр буенча профессиональ консультация ала алачаклар.

         Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, анда катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International