Узган айда 12 малай һәм 9 кыз дөньяга килгән. Бишесе – гаиләдә беренче, җидесе – икенче, җидесе – өченче, икесе дүртенче сабый булып туган.
Әти-әниләре түбәндәге исемнәрне сайлаган: Әмир, Данияр, Игнатий, Иван, Илсур, Камил, Кәрим, Кирилл, Раян, Хәсән, Шамил, Анна, Василиса, Виктория, Дарья, Диана, Дарина, Карина, Нәргизә, Юлия.
Иң яшь анага – 20, иң яшь атага – 25 яшь. Иң өлкән ана – 42, иң өлкән ата 50 яшьлек.
Апрельдә Баулы ЗАГС бүлегендә 7 пар никахларын законлы төстә рәсмиләштергән. Иң яшь кәләш – 19, иң яшь кияү 24 яшьлек. Айның иң өлкән кәләшенә – 42, иң өлкән киявенә 51 яшь.