Космонавтика көнендә Баулы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

2019 елның 12 апреле, җомга

Космонавтика  көне халыкның  популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки  йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Бәйрәм көнне  Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 9 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Яшь гражданнарны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Надежда Четвертакова котладылар.

Яшүсмерләрнең  чарага  әти-әниләре, әби-бабалары  белән килүләре шатландыра. Чөнки бу  - гаиләдә   мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International