Баулы районы авылларында яңа балалар мәйданчыклары урнаштырылачак

2019 елның 12 апреле, җомга

Потап-Томбарлы авыл җирлегендә быел ике балалар мәйданчыгы төзергә планлаштыралар: Потап-Томбарлы һәм Васькино-Туйралы авылларында.

Балалар мәйданчыгы өчен элементларны җирлек халкы үзара салым акчасына сатып алырга ниятли. Бу хакта карар референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Бүгенге көндә проектны тормышка ашыру өчен халыктан 51 мең сум акча җыелган, бу планлаштырылганның 33 процентын тәшкил итә. Балалар мәйданчыкларының ни дәрәҗәдә җиһазланылуы гражданнарның активлыгына бәйле булачак: авыл кешеләре күбрәк акча җыйган саен, республика бюджетыннан субсидия дә күбрәк булачак. Исегезгә төшерәбез, халык җыйган һәр сумга Татарстан бюджетыннан дүрт сум өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International