Баулы китапханәләрендә Сәламәтлек көннәре узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк һәм балалар үзәк китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чаралар оештырылды.

Балалар үзәк китапханәсендә сәламәтлек дәресе узды. Анда 2нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары катнашты. Сәяхәт вакытында укучылар төрле “станцияләрдә” булдылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, физкультминуткада актив катнаштылар.

Балалар «сәламәтлек» сүзенең әһәмияте һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында белделәр.  Әлеге чарага «50 сәламәтлек дәресе»дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.

Ә үзәк китапханәдә 2нче һәм 6нчы мәктәп укучылары өчен әңгәмә үтте. Кызлар алдында Баулы үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы Гүзәл Кыямова чыгыш ясады.

Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тематик китап күргәзмәсе оештырылды, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган видеоролик күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International