Баулылы Җиңү волонтерларының бөтенроссия форумында катнаша

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11-14 апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсендә Җиңү волонтерлары форумы узачак.

Чарада региональ хәрәкәт җитәкчеләре, федераль командалар вәкилләре, шулай ук Җиңү волонтерлары эшчәнлеге юнәлешләре һәм проектлары координаторлары катнашачак.

Татарстан Республикасы делегациясенә Баулы районының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International