2020 елга кадәр ТР Министрлар Кабинетының №604 «О реализации пилотного проекта «Приемная семья для пожилого человека» карары гамәлдә булачак.
Түбәндәге категория кешеләр гаиләгә тәрбияга алынырга мөмкин: республиканың социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләрендә яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60тан узган ирләр, шулай ук үзенә-үзе хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәтләнү, төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен яки мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалту сәбәпле, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән кешеләр.
Гаиләсенә өлкән кешене түбәндәгелә ала ала: Татарстан Республикасы территориясендә яшәү урыны булган эшкә сәләтле балигъ булган (картлык буенча иминият пенсиясен алу яшенә җитмәгән) гражданнар. Кандидатлар өлкән яшьтәге гражданнар өчен туганнар булырга тиеш түгел.
Проект буенча, әгәр ярдәмче үз гаиләсенә өлкән кешене ала һәм аны карый икән, ай саен акчалата түләү каралган:
- III группа инвалид яки инвалидлыгы булмаган граждан өчен – 4 мең сум;
- II группа инвалид өчен - 6 мең сум;
- I группа инвалид өчен - 8 мең сум.
Моннан тыш, өлкән яшьтәге кеше тәрбиягә алган гаилә бюджетына 75 процентка кадәр үзенең айлык керемен кертәчәк.
Мондый игелекле эштә катнашырга һәм ялгыз пенсионерны үз гаиләсенә алырга теләгән баулылар «Милосердие» үзәгенә (Энгельс урамы, 44) 8(85569)5-46-68, 5-26-10 телефоннары аркылы мөрәҗәгать итә ала.