Татарстан Росреестры гараж хуҗалары өчен яңа закон проекты турында аңлатма бирде

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрельдә Татарстан радиосында Татарстан Росреестры катнашында «Яңа көн» программасы чыкты. Сүз РФ Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Гаражлар һәм аларга хокук алу тәртибе турында» закон проекты турында барды.  Закон проектын РФ хөкүмәтенә 2019 елның маенда кертү планлаштырыла. Законның үз көченә керү срогы – 2020 ел.

Закон кабул ителгәч, гаражлар документлары булмаган гражданнарның аларны үз милке итеп рәсмиләштерү һәм алар астындагы участокны сатып алу мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә. Тулырак мәгълүмат - Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева биргән интервьюда.

Радиоэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International