Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында - uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендәге ихтыяҗ аеруча зур булган хезмәтләр электрон рәвештә күрсәтелә.
Электрон хезмәтләр һәм сервислар исемлеге порталның төп битендә « Социальная защита», «Труд и занятость» бүлекләрендә урнаштырылган. Социаль яклау органнарына шәхси мөрәҗәгать итмичә хезмәт күрсәтү шарты булып esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлү тора.