Яңа эш башлаучы фермерлар грант алырга мөмкин

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  «2017 – 2020 елларга  Татарстан  Республикасында  яңа  эш башлаучы  фермерларга» ведомство  программасында  катнашу өчен  крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс  нигезендә  сайлап алуда  катнашуга  заявкалар  кабул итү  башлану  турында  игълан итә.

 

Заявкалар  һәм документлар  Министрлык   тарафыннан  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  ителә:    420014, Татарстан  Республикасы,   Казан шәһәре,   Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат,  307  каб.

 

Документлар  һәм заявкалар 2019 елның  10  апреленнән  13 майга  кадәр  эш  көннәрендә     8.00 сәгатьтән  12.00 сәгатькә кадәр һәм  13.00 сәгатьтән  17.00 сәгатькә кадәр  кабул  ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International