Татарстан Росреестры "9 май" акциясен үткәрә

2019 елның 5 апреле, җомга

Игътибар! 29 апрельдән 24 майга кадәр кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган махсус акция уздыра.

«Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» оешмасы әгъзалары бушлай кадастр эшләрен башкарачаклар. «9 май» акциясендә катнашучы оешмалар исемлеге, шулай ук кадастр оешмалары күрсәткән хезмәтләр төре белән «Идел буе» АКИ СРО рәсми сайтында танышырга мөмкин (www.np-okirt.ru) Тел. +7 (843) 291-05-10.

Махсус акциядә «Техник инвентаризация һәм кадастр эшләренең региональ үзәге" ҖЧҖ да катнаша. Әлеге оешма вәкилләре күчемсез милек объектына техник документларны (техплан, межалау планы, объектның урнашу схемасы һәм башкалар) бушлай әзерлиләр. Моннан тыш, проблемалы хәл килеп туган очракта, акцияне оештыручылар ярдәм итәргә, кирәк булса судка гариза язарга, шулай ук документларны электрон рәвештә Росреестрга бушлай бирергә мөмкин. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрнең өйгләренә килергә дә әзер. Акция турында тулырак мәгълүматны +7 987 400 77 11 телефоны аша белергә була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International