Баулыларга торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

"ТКХда синең хокуклар – аларны якларга өйрән" проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат җиткерү эшен оештыру максатыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында яшәүчеләргә видеоконференция форматында консультация үткәрә.

Видеоконференция режимында консультация бирү 17 апрельдә 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча булачак: ТР, Баулы шәһәре, Ленин урамы, 27 йорт.

Консультациягә язылу Баулы шәһәре, Ленин урамы, 27 йорт адресы буенча 9 апрельгә кадәр башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International