Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган басманың яңа номеры дөнья күрде.
Укучыларга уңай булсын өчен, темаларның бер өлеше гражданнардан килгән сораулар һәм белгечләрнең җаваплары аша ачыла. Шулай ук журнал битләрендә соңгы вакытта күчемсез милек өлкәсендә булган барлык яңалыклар турында бәян ителә.
Традиция буенча, «Вестник недвижимости» номерын булдыруда Татарстан Росреестры белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итүче төрле оешмалар һәм ведомстволар катнашкан.