Баулы районында хәбәр итү системасы тикшереләчәк

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы җитәкчесенең 2017 елның 31 октябрендә кабул ителгән 32-17р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу яки килеп чыгу куркынычы янау турында ашыгыч рәвештә халыкка хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерү максатында, 2019 елның 2 һәм 3 апрелендә республикада куркыныч туу турында халыкка хәбәр итүнең региональ, җирле һәм локаль системалары үткәреләчәк, шул исәптән гадәттән тыш хәл килеп чыгу яки ул барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасы.

2019 елның 2 апрелендә Баулы шәһәрендә 9 сәгать 30 минуттан 10 сәгать 30 минутка кадәр РСУ-300 хәбәр итү системалары установкалары эшләтеләчәк. Хәбәр тексты: “Игътибар! Халыкка хәбәр итү системасын тикшерү үткәрелә”.

Шулай ук 10 сәгать 00 минуттан алып 10 сәгать 30 минутка кадәр, электросиренаны эшләтеп карап, системаның техник торышы тикшереләчәк.

Россия МЧС Баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасы халкын һәм кунакларын тынычлык сакларга һәм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга чакыра. Куркыныч дәрәҗәсен аңлау, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм дөрес гамәлләр гадәттән тыш хәлләр вакытында сезнең һәм якыннарыгызның тормышын коткарып калырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International