Татарстан Росреестрында балаларны савыктыру лагерьлары төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 29 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә урман фонды җирләрендә балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү мөмкинлекләрен карау мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, табигатьне саклау прокуратурасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматына караганда, ел саен 220 меңнән артык бала лагерьларда ял итә. Татарстанда барлыгы 94 балалар республика сәламәтләндерү лагере исәпләнә, шуларның 33е урман фонды җирләрендә урнашкан. Аларның күбесе узган гасырның 60-70 елларында төзелгән һәм капиталь ремонтка, шулай ук яңа корпуслар төзүгә мохтаҗ.

Әмма балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашырганда, аны башкаручылар урман фонды җирләрендә гамәлдәге законнар буенча капиталь торак биналарны төзү мөмкинлеге булмау проблемасы белән очрашкан. Билгеле булганча, РФ Урман кодексы нигезендә, урманнарда урман инфраструктурасына бәйле булмаган объектларны төзү, реконструкцияләү һәм эксплуатацияләү тыелган.

Проблеманы хәл итү юлларын булдыру планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International