Татарстанда күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) иң күбе, элеккечә, күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрне соратып алалар. 2018 елда ТР буенча Кадастр палатасы тарафыннан 450 меңнән артык шундый өземтә әзерләнде. Бу узган ел учреждение тарафыннан әзерләнгән документларның 34% ын тәшкил итә.
Әлеге документ барлык кирәкле мәгълүматны үз эченә ала: объектның адресы, аның кадастр номеры, мәйданы, кадастр бәясе, билгеләнеше, рөхсәт ителгән файдалану төре, хокук ияләренең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, урнашу урыны тасвирламасы һәм планы (җир участогы өчен) һәм башкаларны.
Әлеге өземтә кәгазьдә дә, шулай ук электрон рәвештә дә соратып алырга мөмкин.
Запрос өч-биш эш көне эчендә эшкәртелә.