Дәүләт кадастр исәбенә кую ул – милек турында мәгълүматны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү. Бу нинди дә булса күчемсез милек булу фактын раслый. Ләкин милек турында мәгълүмат кертү генә түгел, ә күчемсез милек объектын реестрдан төшереп калдыру да мөһим. Мәсәлән, торак йортны сүткән яки янгын булган очракта. Бу процедураны вакытында үткәрмәсәң, киләчәктә бу вакыт югалуга гына түгел, матди чыгымнарга да китерәчәк. Әйтик, йорт сүтелгән, әмма ЕГРНда әлеге йорт турында мәгълүматлар бар, чөнки ул исәптән алынмаган. Бу очракта милекче үз җир участогын сата алмый.
Исәптән төшерү процессы, күчемсез милек объектының юклыгын раслый торган тикшерү актын төзү өчен, кадастр инженерына мөрәҗәгать итүдән башлана. Тикшерү акты электрон документ рәвешендә әзерләнә һәм мондый акт әзерләгән кадастр инженерының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана (акт, подряд килешүе белән каралган очракта, кәгазьдә дә төзелергә мөмкин). Аннары акт шәхесне раслаучы документ, күчемсез милек объектын исәптән төшерү турындагы гариза һәм суд карары белән (әгәр объект суд карары буенча исәптән алынса) күп функцияле үзәк яисә почта аша Кадастр палатасына бирелә. Дәүләт пошлинасы алынмый. Гаризаны карау срогы 5-12 эш көне. Әлеге процедура тәмамланганнан соң гариза бирүчегә объектны исәптән төшерүне раслаучы өземтә биреләчәк.