Баулы муниципаль районы территориясендә хайваннар аулауга квоталар билгеләнде

2019 елның 22 марты, җомга

Баулы муниципаль районының Башкарма комитетында 2019 елның 1 августыннан 2020 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасының Баулы муниципаль районы территориясендә аучылык ресурсларын аулау күләмнәрен (лимитлар һәм квоталар) раслау буенча материаллар әзерләү буенча ачык тыңлаулар уздырылды.

Лимитлаштырылган ау төрләре Россия Табигать министрлыгының 164нче боерыгы (17.05.2010 ел) белән, шулай ук «Аучылык байлыкларын аулау һәм саклау һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 209-ФЗ номерлы Федераль законның 24 статьясы белән расланган. Татарстан Республикасы территориясендә андыйларга поши, кыр кәҗәсе, селәүсен керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International