Татарстан Росреестры бакчачылык ширкәтләре рәисләре сорауларына җавап бирде

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Росреестры вәкилләре «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруы турында» Федераль законны куллануның актуаль мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәл”дә катнаштылар. Бу чарада җәмәгатьчелек вәкилләре, кайбер районнарның бакчачылык ширкәтләре рәисләре, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар да катнашты.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева «түгәрәк өстәл» дә катнашучыларга документларны рәсмиләштерү һәм хокукны теркәү процедурасын аңлатты.

Энҗе Мөхәммәтгалиева, төзүчедән төзелеш тәмамлану турында хәбәр килгән көннән алып җиде эш көненнән дә соңга калмыйча, җирле үзидарә органнарының хокукларны теркәү органына – Татарстан Росреестрына, объектны кадастр исәбенә кую һәм хокукны теркәү өчен, электрон формада мөрәҗәгать итәргә тиешлегенә игътибар итте.

Шулай ук «түгәрәк өстәл» дә катнашучылар милекчедә дә, муниципаль район архивларында да җир участогы бүлеп бирү турында документлар булмаса нишләргә кирәклеге белән кызыксынды. Бу очракта 2020 елның 31 декабренә кадәр участок урнашкан урын буенча тиешле муниципаль берәмлек башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм җир кишәрлеген бушлай бирү турында карар алырга кирәклеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International