Баулыда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган концерт узды

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Анда район җитәкчеләре, "УпоБиО", "Жилсервис", "Комфорт", "Водоканал" предприятиеләре хезмәткәрләре, авария-диспетчерлык хезмәте, Горсвет хезмәткәрләре җыелды.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хәкимул улы Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Гозәеров Ильяс Исмәгыйль улы һәм “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Бакиров Данияр Ленарович котлау сүзе белән чыгыш ясадылар һәм торак-коммуналь өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International