Баулы шәһәрендә өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү уза

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Хөрмәтле баулылар!

 14 марттан Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы порталында өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлау буенча  тавыш бирү уздырыла. Максаты – 2020 елда “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” өстенлекле проекты кысаларында Баулы районында кайсы җәмәгать урыннарын төзекләндерү кирәклеге хакында халык фикерен белү. Тавыш бирү Баулы муниципаль районы сайтында электрон рәвештә рус телендә үткәрелә (Обратная связь-Опросы для населения - Пройти опрос).

Тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International