Баулы районында «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза

2019 елның 15 марты, җомга

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Баулы районы территориясендә елның 11 мартыннан 22 мартына кадәр «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясенең беренче этабы уза. Шуның белән бәйле рәвештә, наркотик чараларны куллану яки тарату турында мәгълүматка ия гражданнарның моның турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге дежур частена 8 (85569) 5-13-02 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International