Бүген 6нчы мәктәпнең актлар залында Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе А. А. Нәҗмиева һәм Баулы муниципаль районы Советы Аппаратының кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе А.И. Хайруллина Баулы муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен «2018 елгы керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү», “Баулы муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу буенча күрелгән чаралар турында” темаларына семинар-киңәшмә үткәрде.