Гимназиядә балаларны булачак беренче сыйныф укучылары укытучысы Сәмигуллина Г. С. ачык йөз белән каршы алды, ул нәни кунакларга экскурсия үткәрде.
Балалар сыйныф кабинеты белән таныштылар, парта артына утырып карадылар, сорауларга җавап бирделәр, интерактив тактада эшләделәр. Аннары балалар физик культура дәресендә катнаштылар.
Шулай ук балалар китапханәдә, мәктәп остаханәсендә һәм актлар залында, мәктәп ашханәсендә булдылар.