Депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Кичә, 12 мартта, Баулы муниципаль районы Советы утырышы залында район башлыгы урынбасары Хәмидуллин Р. Г., Баулы муниципаль районы Советы аппаратын кадрлар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Хәйруллина А. И. һәм Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Нәҗмиева А. А. депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен “Депутатның тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының 2018 елгы керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру” темасына укыту семинары үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International