“Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” бөтенроссия акциясе бара

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 11 мартыннан 22 мартына кадәр Баулы районы территориясендә наркотикларга каршы “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” бөтенроссия акциясе үткәрелә.

Полиция баулыларга әлеге акцияне уздыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, наркотик чаралар куллану һәм тарату, наркотикларны пропагандалау фактлары, әлеге җинаятьләрне кылучы затлар, наркопритоннар турында хәбәр итүләрен үтенә. Республика эчке эшләр министрлыгы ышаныч телефоны: (843)291-20-02. Шулай ук (85569) 5-13-02 телефоны аша Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур частена да шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International