Укучылар кулланучылар хокуклары белән таныша

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 5 мартында Кырымсарай мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Галиева Кадрия Габдрахман кызы һәм Баулы муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәре катнашында «Кулланучылар хокуклары» темасына дәрес уздырылды. Әлеге чара Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланды. Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нигезендә кулланучылар хокуклары аңлатылды,дәгъвалар бирү һәм карау тәртибе, гарантия ремонты һәм товарга экспертиза үткәрү сроклары турында сөйләнелде.  Практикадан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International