Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек иминлегенең яңа доктринасы проектын эшләде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

   Проектның төп яңалыгы – азык-төлек куркынычсызлыгы күрсәткечләрен исәпләү методикасын үзгәртү.   Ул илебез производствосы базарның эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерү дәрәҗәсен чагылдыра.

   Моннан тыш, халык өчен азык-төлек продуктларының икътисади һәм физик яктан уңайлы булуын характерлаучы күрсәткечләр кертелә. Икътисадый уңайлылык – халык тарафыннан булган бәяләр буенча җитәрлек күләмдә азык-төлек сатып алу мөмкинлеген чагылдыра. Физик яктан уңйлылык халыкны сәүдә объектлары мәйданчыклары белән тәэмин итүнең җитәрлек булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International