Баулы районының иҗтимагый советы киләчәккә эш планын билгеләде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Район хакимияте бинасында Баулы муниципаль районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин алып барды.

2018 елгы эшләр турындагы докладлардан соң, 2019 елга план игълан ителде. Иҗтимагый совет әгъзаларына мәгълүматны тиз җиткерү өчен, социаль челтәрләрдә махсус төркем төзү, грант программаларында актив катнашу тәкъдиме кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International