Баулылар, легаль булмаган хәмер сату турында "Халык контроле" нә хәбәр итегез

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

          2017 елның 2 ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» дигән яңа ябык категория кертелде, ул алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату фактлары турында хәбәрләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына бирүне гадиләштерә.

         Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр иткән гражданнар бүләк алырга мөмкин.

        Бүләк күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә. Акча закон бозу очрагы расланган очракта түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International