Җитәкчеләр игътибарына

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде.

Әлеге килешүдә 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена кимендә 12 000 сум күләмендә билгеләнә дип каралган.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 статьялары нигезендә, эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакы минималь хезмәт күләменнән ким була алмый.

Һәр хезмәткәрнең хезмәт хакы аның квалификациясенә, башкарылган эш авырлыгына, хезмәт күләменә һәм сыйфатына бәйле һәм максималь күләм белән чикләнми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International