БАУЛЫ УТТ КОМАНДАСЫ БӘЙГЕДӘ СЫНАТМАДЫ

2019 елның 5 марты, сишәмбе

   «Ватан» яшьләр клубында хезмәт һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча «Брейн-ринг» интеллектуаль уены узды. Уенда «Татспецтранспорт» ИК» ҖЧҖ бүлекчәләре командалары катнашты.

   Интеллектуаль уенны Баулы УТТ профсоюз комитеты рәисе Руслан Халфиев алып барды.

  Хезмәтне саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен белүдә тугыз команда: «Инструментальщики» (Нурлат УТТ), «Операция «Ы» (Ямаш УТТ), «Автомобилисты» (Лениногорск УТТ), «Бойцы» (Җәлил УТТ), «Туристы» (Баулы УТТ), «База» (Азнакай УТТ), «Кама» (Алабуга УТТ), «Опасный груз» (Елхов УТТ) һәм «Механики» (Әлмәт УТТ) командалары көч сынашты.

  Командалар алты раунд узды.  Уенчылар белемдә генә түгел, ә өлгерлектә дә ярышты. 

   Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - «Бойцы» (Җәлил УТТ);

2 урын -«Туристы» (Баулы УТТ);

3 урын - «Инструментальщики» (Нурлат УТТ).

  «Иң төгәл җавап» номинациясендә «Операция «Ы» командасы бүләк алды.

  Барлык командаларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International