Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оешмалар архивлары арасында конкурслар үткәрә

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

   Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Дәүләт архивын комплектлаштыру чыганагы булган республика оешмалары архивлары арасында конкурслар үткәрә:

    - «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы булган коммерциягә карамаган оешмада һәм гавами хакимият органында иң яхшы архив»;

    - «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы булган коммерция оешмасында иң яхшы архив».

   Конкурсны үткәрүнең төп максаты – алдынгы эш тәҗрибәсен тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллануның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыру, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.

   1 урын өчен приз – 1 миллион сум, 2 урын – 750 мең сум, 3 урын – 500 мең сум. Гомуми приз фонды – 4 миллион 500 мең сум.

   Конкурслар турында нигезләмәләр Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Эшчәнлек. Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә һәм Дәүләт комитетының социаль челтәрләрдәге битләрендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International