Социаль өлкә инновацияләре үзәге эше турында

2019 елның 1 марты, җомга

           Социаль өлкә инновацияләре үзәге (ЦИСС) социаль эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасы һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшлекле активлыгын үстерү буенча бердәм координация үзәге булып тора.

         Үзәк 2015 елда оештырылган һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды структурасына керә. Үзәк эшмәкәрләргә, шулай ук социаль эшкуарлык өлкәсе белән кызыксынган гражданнарга хезмәт күрсәтә.

            Үзәк белем бирү белән шөгыльләнә, шулай ук төрле формада ярдәм итә. Социаль өлкә инновацияләре үзәге эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://ciss-rt.ru/o_nas/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International