Баулы яшьләрен “Безнең Татарстан” IX Республика яшьләр форумында катнашырга чакыралар

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның маенда яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Безнең Татарстан» IX Республика яшьләр форумы финалы узачак. Һәр яшь кеше яки команда конкурска үз проектын күрсәтеп, фикердәшләр табарга һәм дәүләттән ярдәм алырга мөмкин. Форумда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр (35 яшькә кадәрге яшь галимнәр), ТР югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, ТР балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.

Теркәлү һәм тулырак мәгълүмат рәсми сайтта: www.forumtatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International