Баулы гимназиясе командасы “Россия патриотларын үстерәбез” республика конференциясендә өченче урын алды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

"Россия патриотларын үстерәбез" республика конференциясенең читтән торып үткәрелгән туры нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган катнашучылар 26 февраль көнне Казан шәһәренең 98нче мәктәбендә җыелды. Баулы районын укытучылар Солтанова А. Ф. һәм Сәлахов Ф. Х. җитәкчелегендә гимназия укучылары тәкъдим иттеләр. Конференция нәтиҗәләре буенча 9нчы сыйныф укучысы Габбасов Ринат ату буенча 2нче урынны алды. Ә гомуми баллар буенча гимназия командасы 3нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International