“Форпост” иҗтимагый хәрәкәте активистлары шәһәр халкы арасында экстремизмны профилактикалау буенча «Үзеңне һәм якыннарыңны сакла» акциясен үткәрде.
Акциянең максаты – гражданнарның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату.
Акция барышында активистлар шәһәр халкына тематик брошюралар һәм листовкалар тараттылар.