Баулының иҗади яшьләре «Созвездие-Йолдызлык-2019» фестиваленең зона этабында катнаша

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

22 февральдә Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» XIX республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этаплары башланды. 

25 февральдә эстафетаны Бөгелмә шәһәре кабул итте. Иҗат коллективлары һәм аерым башкаручыларны карау өч көн - 25-27 февральдә дәвам итәчәк. Зона этабында Баулы районының иҗади яшьләре катнаша.

Сезнең игътибарыгызга Баулының «Апрель» хореография ансамбленең Бөгелмә шәһәре Техника йорты сәхнәсендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез. https://www.youtube.com/watch?v=dgbzyNFsABQ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International