РФ Югары Суды хезмәт килешүенең подряд килешүеннән аермасын аңлатты

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Югары Суд хезмәт килешүе һәм подряд килешүе арасындагы аерманы аңлатса да, хокук куллану практикасында кыенлыклар туа.

Подряд килешүен хезмәт килешүеннән ничек аерырга соң? Барыннан да элек, килешүләрнең максаты төрле. Подряд килешүе эшне тулаем башкару өчен түгел, ә заказ бирүчегә биреләчәк билгеле бер нәтиҗә алу өчен төзелә.

Хезмәт килешүеннән подряд килешүе килешү предметы белән аерылып тора, шулай ук подрядчы мөстәкыйль хуҗалык итүче субъект булып кал. Ә хезмәт килешүе буенча хезмәткәр билгеле бер хезмәт функциясе (белгечлеге, квалификациясе, вазыйфасы) буенча эш башкару бурычын үз өстенә ала, персонал составына кертелә, билгеләнгән хезмәт режимына буйсына һәм эш бирүче җитәкчелегендә эшли.

Югары суд шуны билгеләп үтә: мөнәсәбәтләр юридик яктан ничек рәсмиләштерелүе ул кадәр мөһим түгел, яклар арасында фактта хезмәт мөнәсәбәтләре билгеләре булу-булмавын һәм компания, подряд килешү дип, чынлыкта хезмәт килешүен яшерү-яшермәвен билгеләргә кирәк.

Шартнамәләрне алмаштыру өчен эш бирүче административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итә, юридик затлар өчен – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International