Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында, ата-аналар алимент түләүдән баш тарту мәсьәләсе буенча балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен, 5 мартта 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак: Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 нче йорт («Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге). Кабул итүдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты, прокуратура, опека һәм попечительлек органнары, халыкны социаль яклау бүлеге, җәза үтәтү Федераль хезмәте, суд приставларының Баулы бүлеге вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар катнашачак.
Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: (85569) 5-50-30