Баулы муниципаль районы Башлыгының Ватан сакчысы көне белән котлавы

2019 елның 22 феврале, җомга

Хөрмәтле баулылар, хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Ватан сакчысы көне белән котлыйм!

Бүген без батырлык, ныклык, Ватанга бирелгәнлекне символлаштыра торган барлык халыкның яраткан бәйрәмнәреннән берсен билгеләп үтәбез. Ул һәр гаиләдә бәйрәм ителә. Илебезнең данлы тарихындагы барлык этапларда да Ватанны саклаучылар, үзләрен аямыйча, аның чикләрен саклап килделәр. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Росссия дәүләтенең тотрыклылыгы һәм тынычлыгы терәге булдылар һәм шулай булып калачаклар да. Без Бөек Ватан ветераннары батырлыгы белән горурланабыз, әфганчыларның чыдамлылыгы, киеренкелек учакларында Россия Федерациясенең бөтенлеген саклаган солдат һәм офицерларның ныклыгы белән горурланабыз. Шунысы куанычлы: бүген үткән көрәш геройларының оныклары һәм оныкчыклары алар эшен дәвам иттерәләр. Аларның күбесе өчен Кораллы Көчләрдәге хезмәт чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе булып тора. Югары профессиональлек күрсәткән хәлдә, алар теләсә кайсы минутта ил сагына басарга әзер торалар. Соңгы елларда Россия Федерациясе җитәкчелеге белән дәүләтнең икътисади һәм хәрби яктан көчле позициясен кайтару өчен, күп нәрсәләр эшләнә. Кораллы Көчләрнең сугышка хәзерлеге ныгытыла, аларны заманча кораллар һәм хәрби техника белән коралландыру эзлекле рәвештә алып барыла. 
Хөрмәтле якташлар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет телим!

Баулы муниципаль районы Башлыгы Рамил Гатиятуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International