Поповкада район этномәдәни фестиваль-конкурсы узды

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февраль көнне Поповка авылы мәдәният йортында авыл үзешчәннәре арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район этномәдәни фестиваль-конкурсы булып узды.

Поповка авыл мәдәният йорты иҗат коллективы «Троица»  православие бәйрәменең фрагментын күрсәтте, Алексеевска мәдәният йортының фольклор ансамбле печән өсте күренешен тәкъдим итте. Удмурт Ташлысы авыл мәдәният йорты коллективы – «Масленица» милли йоласы, Татар Кандызы мәдәният йорты – Сабантуй бәйрәме фрагментын, Фоминовка авыл клубы тамашачыларга «Киң Масленица» бәйрәме фрагментын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International