Баулының “Җиңү волонтерлары” сугышчы-интернационалист белән очрашу үткәрделәр

2019 елның 22 феврале, җомга

Ватан сакчысы көне алдыннан Баулының 2нче мәктәбендә 10нчы сыйныф укучылары хәрби хәрәкәтләр ветераны Марат Гобәйдуллин белән очрашты. Очрашуны “Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Баулы бүлекчәсе оештырды.

Гобәйдуллин Марат Әнвәр улы 1969 елда Мисыр территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.

1971 елда туган ягына кайта, аңа комсомолның Баулы райкомында эш тәкъдим итәләр. Соңрак ул 3нче мәктәптә укытучы, район мәдәният йорты директоры һәм Баулы телевидениесе директоры булып эшли.

1989 елда Әфганстан республикасында интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм хәрби батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнә. 2002 елда сугышчы-интернационалистларның район Советы рәисе итеп сайлана һәм анда 9 ел эшли.

2005 елда Чечня Республикасына оператор-журналист булып хезмәт командировкасына җибәрелә. Бүгенге көндә Марат Гобәйдуллин 2нче мәктәптә ОБЖ укытучысы булып эшли, Баулы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе булып тора.

Балалар аның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үз сорауларын бирделәр. “Ватан, минем аңлавымча, ул –  якын кешеләр, туган ягың. Без төрле милләт кешеләре, әмма Ватаныбыз бер – Россия. Туган ил минем өчен – мин туган җир, әти-әнием, абыйларым һәм сеңелләрем. Минем өчен иң төп хисләр –  ул бурыч, җаваплылык, Ватанга тугрылык», - дип билгеләп үтте Марат Гобәйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International