Экскурсия Эшче һөнәрләр елы кысаларында үткәрелде. Балалар тәмле камыр ризыклары: икмәк, батоннар, булочкалар, рогаликлар һәм хәтта тортларны ничек пешерүләрен үз күзләре белән күрделәр. Укучылар икмәк пешерү технологиясе белән генә түгел, хезмәткәрләрнең эше белән дә таныштылар.