Бүген 6нчы мәктәптә “Бар җырымны илгә багышладым” дип исемләнгән Герой шагыйрь М. Җәлилгә багышланган муниципаль фәнни-гамәли конференция узды. Ул мәктәптәге Муса Җәлил музеенда ачылды. Музейның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Гобәйдуллина Светлана Әхмәт кызы балаларга уңышлар теләде. Конференция эше секцияләр буенча узды: яшь тикшеренүчеләр һәм аларның остазлары “М. Җәлил премиясе лауреатлары”, “Фронт хатларында Россия язмышы”, “Ватан хакына батырлык” секцияләрендә эшләрен тәкъдим иттеләр, “Шигырь сөйләүчеләр” секциясендә балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң конференция җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.